Бик күп төрле катлаулы операцияләр кичердем. Сәламәт җирем юк. Үземә тиешле юлламаны сорап, райондагы Социаль фонд бүлегенә барган идем. Андагы кызлар минем белән тупас сөйләште. Пенсияң җитәрлек икән, сатып ал, дип чыгарып җибәрделәр. Мин бит кеше өлешенә кермим. Үземнең авыруларым буенча тиешле юлламаны гына эзләп йөри идем. Үлгәнче санаторий күрерменме?
Нәсимә Мөхәммәтҗанова. Казан, Совет районы
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандрова:
– Без Нәсимә Мөхәммәтҗановага үзебезнең юнәлештән тиешле ярдәм чараларын яңадан карап чыктык. Аның инвалидлыгы юк. Шуңа да ул бушлай юлламага өметләнә алмый. Аңа социаль тармак буенча ташламалар тиеш. Без үзе белән элемтәгә кереп, бу хакта җиткердек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез