Газетага язылу

Ульяновск тирәсендә җиде вагонның юл кырыена төшеп авуының башлангыч сәбәбе мәгълүм булды

Ульяновск өлкәсендә «Мәскәү-Чиләбе» поезды вагоннарының авуы рельсның сынуына бәйле булырга мөмкин. «RT» каналы, үз чыганагына таянып, шул хакта яза.

Хокук саклау органнары поездның тимер юлдан төшүендә диверсантларның кулы уйнавын күздә тотмый.

Барлык пассажирлар эвакуацияләнгән. 23 кешегә, шул исәптән бер балага зыян килгән.

Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрнең күбесе бәрелү-сугылулар белән генә котылып калган. Кызганычка, 2 пассажирның аягы сынган. Корбаннар юк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре