«Улицы разбитых фонарей» сериалында катнашкан актер банк таламакчы булган

«Улицы разбитых фонарей» йолдызы Андрей Божанов Мәскәүнең бер банкына хөҗүм иткән. Максаты - акча урлау була. Ләкин барысы да ул планлаштырганча барып чыкмый - кассир ярдәмгә чакыру төймәсенә басарга өлгерә. Бу хакта "Кзана-фирст" яза.

Ир банк хезмәткәренә "МР-80-13-Т" пистолеты белән яный, ләкин ул качарга өлгерә. Полиция хезмәткәрләре актерны тиз эзләп таба, үз фатирыннан чыгып, баскычтан төшкәндә тоткарлыйлар.

Артистның дусты сөйләгәнчә, Бажановның бизнесы пандемиядә зыян күрә. Шуның аркасында аның 5 млн сумлык бурычлары җыелган. Божановка карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре