Кытайның Ганьсу провинциясендә ультрамарафон вакытында егермедән артык кеше һәлак булган. Тау йөгереше вакытында булган фаҗиганең сәбәбе һава торышының кискен начараюы дип саныйлар - суыту, боз һәм көчле җил.
Фаҗига шимбә көнне, 22 майда, экстремаль начар һава аркасында килеп чыккан. Соңгы мәгълүматлар буенча,21 кеше үлгән, тагын 172 марафонда катнашучының сигезе хастаханәләргә китерелгән, дип хәбәр итә Кытай масс-медиалары.
Кытайда Ультрамарафон болытлы һава торышы вакытында башланган, һәм - социаль челтәрләрдә бастырылган фотосурәтләргә караганда - катнашучылар шактый җиңел киенгән, шорты һәм футболкаларда. Ләкин төш вакытында, йөгерүдә катнашучылар 20-31 км дистанциядә булганда, һава торышы кинәт начарлана башлый.
Йөгерүне тиз арада туктатканнар, кичекмәстән эре масштаблы операция оештырылган, анда 700дән артык коткаручы катнашкан. Эзләү эшләре караңгы төшкәч тә дәвам иткән.
Ультрамарафонның 151 катнашучысын куркынычсыз урынга эвакуацияли алганнар. 21 кешенең үле гәүдәләрен тапканнар. Алар арасында, Кытай ММЧ мәгълүматы буенча, 31 яшьлек танылган спортчы Лян Цзин, берничә тапкыр ике милли рекорд куйган ультрамарафоннар җиңүчесе булган.
Ганьсу провинциясе хакимияте фаҗигале инцидентны тикшерү буенча махсус комиссия төзегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез