Газетага язылу

Умырзая җыйган өчен төрмә һәм 1 миллион сум штраф яный

Россиядә язын умырзаяның кайбер төрләрен җыйган өчен 9 елга кадәр төрмә һәм 1 миллион сумга кадәр штраф янарга мөмкин.

Бу хакта “Российская газета” яза. Юрист Алла Георгиевна аңлатып үткәнчә, ландыш, крокус, умырзая кебек язның беренче чәчәкләрен сату максатында түгел, үзең өчен генә җыю да административ хокук бозу булып санала.

Бу очракта минималь штраф күләме 2,5 мең сумнан 5000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Биредә сүз Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр турында бара. Ә инде хокук саклау органнары, чәчәкләр сату өчен җыелган, дигән фикергә килсә, яки тыюлыктагы, милли парктагы  чәчкәләргә орынылса, җинаять статьясы буенча җавап бирергә туры киләчәк. Бу очракта инде җәза чарасы күпкә җитди булачак: 1 миллион сумга кадәр штраф яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин. Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрне төркемләшеп җыйган очракта исә төрмә җәзасының бөтенләй дә 6-9 елга кадәр җитүе бар, диелгән хәбәрдә.

Россия территориясендә умырзаяның 8ләп төре мәгълүм. Аларның бер өлеше Кызыл китапка кертелгән. Нәкъ менә кыргый умырзаяларны сату тыелган. Ә инде теплицада үстерелгәннәрен сатарга ярый.


Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре