Глобаль икътисад кризисы тирәнәюен дәвам итә. Германия канцлеры Фридрих Мерц: «Безнең икътисадый мөмкинлекләрдән чыгып хәзерге хәлендә социаль дәүләтне финанслау мөмкин түгел», – дип белдерде һәм социаль пособиеләр системасын яңадан карарга чакырды.
Икътисадый кыенлык шартларында ил лидерлары планетакүләм масштабтагы ике конфликтны туктата алмый (туктатырга теләмиләр дип тә әйтеп була). Газзәдә вәхшәте ягыннан тарихта тиңе булмаган суеш дәвам итә. Киев–Мәскәү тарткалашының да очы күренми. Телеграм-каналларда һәм чит ил матбугатында Россиянең чит илләр эшләре министры Лавров: «Август ахырына кадәр Зеленский белән Путин очрашуы ихтималлыгы нуль дәрәҗәсендә. Киләчәктә дә мондый мөмкинлекләр бик аз яисә бөтенләй юк. Путин белән Зеленский саммиты – Трамп фантазиясе генә. Ул Путинның позициясен дөрес аңламаган...» – дип әйтте дигән хәбәрләр таратыла. Ләкин министрлыкның рәсми сайтында андый сүзләр юк. Лавров ике лидер очрашуына кадәр килешүне әзерләп бетерергә кирәклеген әйтә. Чынлап та, Мәскәү куйган шартлар очрашуның якында була алмавын раслый. Мәскәү әлегә делегацияләрнең дәрәҗәсен күтәрү хакында гына сүз алып бара. Лидерлар очрашуы Кремль таләпләре белән каршы як килешкәндә генә мөмкинлеген аңлата. Килешүгә юлның лабиринтлар аша үтүен раслый бу сүзләр. Германия канцлеры Мерц та тыныч килешүнең шактый катлаулы бурыч булуын ассызыклап: «...без ун километрлык юлда, һәм бәлки әле беренче 200 метрны гына үткәнбездер», – диде. Финляндия Президенты Александр Стубб та, якын киләчәктә Путин белән Зеленский очрашуы «иктималлыгы кечкенә», ди.
Сәясәтчеләргә тел фикерләрен яшерү өчен бирелгән. Шуңа күрә аларның белдерүләре маятник кебек: әле бер якка авыша, әле икенче якка әйләнә. Алар әйткәнне беркайчан да туры мәгънәсендә аңларга ярамый. Чынлыкта яклар арасында сатулашу бара. Евросоюзның сугыш хәрәкәтләрен дәвам итәргә тели торган көчләре Россиядән санкцияләрне алуга риза түгел, Мәскәүгә исә өлешчә булса да йомшарту кирәк. Брюссель исә яңа санкцияләр кертергә вәгъдә итә. «Төбәкләр алмашу», «Украинаның иминлеге» дигән мәсьәләләр, рәсми мәгълүмат кырының кире кагуына карамастан, килештерелгән инде алар. Мәскәүне изоляциядән чыгару мәсьәләсе хәл ителмәгән. Очрашуның билгесез срокка кичерелүен Россия ягыннан АКШ белән сөйләшүләрнең кураторы Кирил Дмитриев: «Европа лидерлары тынычлык сөйләшүләренә һәм Россиянең АКШ белән мөнәсәбәтләрен торгызуына комачауларга тырыша», – дип аңлата. Бу сүзләр артында санкцияләр мәсьәләсе ята.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез