Унбиш яшьлек кыз Татарстан Республикасы Рәисен сайлау хокукын 14 яшьтән бирергә тәкъдим итте

Васильево бистәсендә яшәүче 15 яшьлек кыз Татарстан Республикасы Рәисен сайлау хокукын паспорт алу белән бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анастасия Дятлова Васильевоның 2 нче лице бинасында урнашкан 1558 нче участокка килде һәм тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеген ачыклады.

Сайлау хокукы 18 яшьтән генә бирелүен ишетеп, кыз башта моңсуланып калды, аннары үз инициативасын тәкъдим итте.

«Әгәр кешенең Россия Федерациясе гражданины паспорты булса, аның сайлауларда катнашу мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм. Без, яшьләр, Татарстан Республикасын өлкәннәр кебек үк яратабыз һәм тавышыбызның исәпкә алынуын телибез», – диде яшь гражданин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре