Газетага язылу

Уникаль осталык үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелә

1 октябрьдә Уникаль осталык үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелә. Өлкән буын шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль чыгышлар, күргәзмәләр, иҗади дәресләр, кино күрсәтү чарасы һәм чәй өстәле әзерләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 10:00 нан 18:00 сәгатькә кадәр үзәктә иҗади остаханәләр оештырылачак, ә осталарның эшләре күргәзмәсе 20:00 гә кадәр ачык булачак. Бәйрәмнең үзенчәлекле мохитен самавырда кайнатылган татар чәе һәм милли тәм-томнар тудырачак. Татлы ризыклар һәм чәй белән сыйланырга 10:00 нан 15:00 кә кадәр килергә була.

Программаның аерым бүлеге Иран сәнгатенә багышланган. 10:00 да Персия каллиграфиясе буенча осталык дәресе башлана. 11:30 да кунаклар Иран нәкышендәге сюрреализм һәм реализм турында беләчәк, ә 13:00 тә традицион Персия миниатюрасын һәм гәрәх-чини техникасын үзләштерәчәк. Барлык остаханәләр дә икенче катның кече сәхнәсендә узачак.

11:00 дә барлык теләүчеләрне «На деревню дедушке 2» («Бабай янына – авылга 2») комедиясен гаилә белән бергә карарга чакыралар. Кино күрсәтү чарасы 212 нче күпфункцияле залда оештырыла.14:00 тән 15:00 кә кадәр Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Концерт икенче катның кече сәхнәсендә җәелдереләчәк.

Моннан тыш, көн дәвамында кунаклар берничә күргәзмә карый алачак. Алар арасында «Күн сәнгате» һәм Агния Бартоның тууына 120 ел тулуга багышланган «Дөньяга күз салып» VII Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр нәфис иҗаты конкурсы күргәзмәләре, шулай ук Евгений Канаевның «Пейзаж. Классикның иҗаты» («Пейзаж. Сотворение классика») фотокүргәзмәсе бар.

Чараларның җәдвалы һәм урнашу урыннары белән сайтта танышырга мөмкин. Керү бушлай, дип хәбәр итте Үзенчәлекле осталык үзәге матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре