Дәүләт Думасының эш төркеме әгъзалары сукбай хайваннарга карата мөнәсәбәт буенча законны эшләп җиткерү җәһәтеннән төбәкләр билгеләгән урыннарда урам этләрен ашатуны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Физик һәм юридик затларга Россия Федерациясе субъектлары законында билгеләнгән территорияләрдә хуҗасыз хайваннарны ашату урыннарын оештыру, ризык калдыкларын, хайваннар азыгын калдыру тыела” , – диелгән текстта.
Депутатлар шулай ук кешегә, мөлкәткә яки башка хайваннарга зыян салган этне мәңгелеккә йокыга талдыруны, хайваннарны мәҗбүри теркәүне һәм эте югалганнан соң хуҗасына өч көн эчендә бу хакта хәбәр итү бурычын йөкләүне тәкъдим итә.
Исегезгә төшерәбез: 28 февральдә Дәүләт Думасына төбәкләргә хуҗасыз этләрне үтерүне рөхсәт иткән закон проекты кертелде. Гамәлдәге законга тәкъдим ителгән төп үзгәреш – урамда тотып алынган этне стерилизацияләп, прививка ясаганнан соң яңадан урамга чыгарып җибәрүдән баш тарту. Проектта этләрне урамнан тотып алып, билгеле бер вакытка (вакытын төбәкләр үзләре билгеләячәк, әмма 30 көннән ким түгел) вакытлыча урнаштыру пунктларына җибәрү күздә тотыла. Шушы вакыт эченә хайванның хуҗасы табылмаса яки яңа хуҗасы пәйда булмаса, яисә приютка алынмаса, төбәкләргә мондый этләрне мәңгелеккә йоклату хокукы бирү карала. Әмма хайваннарны яклаучылар, шул исәптән Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин моңа каршы булуын белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез