Урамда эскәмиядә утырганда бер ир-атка ут капкан

Чаллы шәһәрендә 47/21 йорт подъезды янындагы эскәмиядә утырган бер ир-атка кинәт кенә ут капкан. Тәмәке тартканда саксыз кылануы аркасында шундый бәла килеп чыккан булса кирәк. Башта киемендә пыскыган урыннар гына барлыкка килсә, соңыннан ул тоташ ялкын эчендә калган.

Очраклы шаһит – шул тирәдән узып баручы машина йөртүче генә аңа ярдәм итәргә булган. Домофон камерасы төшергән видеоязмада бәла чыккан урыннан кимендә 3 кеше үтеп китүгә карамастан, фәкать шушы ир-ат кына, машинасын туктатып, багажнигыннан япма алган һәм бичараның киеменә капкан утны сүндерергә керешкән.

“Ашыгыч ярдәм” зыян күргән ир-атны авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаткан. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барын да эшли, дип яза “Челнинские известия”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре