Газетага язылу

Ураза бәйрәме көнендә Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5тә эшли башлаячак

Казанда 20 мартта мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Мәчетләрдә бәйрәм 6:30 да Коръән укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты иртәнге сәгать биштән эшләячәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Изге Рамазан ае тәмамлана. Барлык мөселманнарны һәм мөселман булмаганнарны изге бәйрәм белән», – дип мөрәҗәгать итте халыкка Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Илгиз Сарманов билгеләп үткәнчә, шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, маршрутлары шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Җәдвалдагы үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобуслар;

1, 2, 12 нче троллейбуслар;5 һәм 5а номерлы трамвайлар.

13:00 тә мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» чарасы узачак. Бәйрәм мәйданчыклары Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында ачылачак. Программада: театральләштерелгән тамашалар, лекторийлар, ярминкәләр, шулай ук мастер-класслар һәм балалар өчен актив уеннар. Моннан тыш, чара кунаклары өчен көн дәвамында фуд-корт эшләячәк.

Шәһәр халкы өчен бәйрәмне ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәһәрнең Вахитов һәм Идел Буе районнары мөхтәсибәте оештыра.

Җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен Казанның барлык оператив хезмәтләре җәлеп ителәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре