Быел Татарстанда Рамазан ае 1еннән 29 мартка кадәр дәвам итте.
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Рамазан аенда нигезле сәбәпсез ураза тотмыйча калган көннәр өчен нишләргә икәнен искә төшергән.
Диния нәзарәтенең Шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече Әхмәд Әбу Яхья аңлатып үткәнчә, ураза тотмаган көннәр өчен кәффәрат үтәү (Аллаһның кичерүе өчен тиешле гамәлләр кылу) кирәк. Аның сүзләренә караганда, кәффәрат 60 көн эчендә өзлексез ураза тотуны күздә тота. Бары тик Ураза бәйрәменә (30 март), Корбан бәйрәменә (6 июнь), шулай ук тәшрик көннәренә (7,8,9 июнь) генә кагылмый бу.
– Уразаны өзмәү мөһим. Өзелсә, яңабаштан 60 көн тотарга кирәк, – дип басым ясап әйткән Әхмәд Әбу Яхья Диния нәзарәтенең телгерам-каналында.
Исегезгә төшерәбез: быел Татарстанда Рамазае ае 1-29 мартта узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез