Газетага язылу

Ураза вакытында спорт белән шөгыльләнергә ярыймы? Нутрициолог җавабы

Ураза тотканда спорт белән шөгыльләнергә ярыймы? Авыр физик эш башкаручыларга нинди киңәш бирер идегез? Алсу Галиева. Казан

 

Сорауга нутрициолог Чулпан Мөслихова җавап бирә:

– Монда үзегезнең халәтегезгә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән саф һавада 30–40 минут тиз адымнар белән йөреп керү, бассейнда йөзү, пилатес, йога, ягъни җиңелчә спорт белән шөгыльләнү ярый. Бу күнегүләр лимфага, кан әйләнешенә, нерв системасына уңай йогынты ясый. Спорт белән ифтар ашагач кимендә 1–1,5 сәгать үткәч шөгыльләнү яхшырак. Эшегез күп физик көч таләп итсә, ураза вакытында бераз ял алсагыз яхшы. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, сәхәрдә майлы һәм аксымлы ризык, катлаулы углеводлар ашарга тырышыгыз, алар энергия озаккарак җитсен өчен кирәк. Ат мае, итле шулпа, эремчек куллану, шулай ук рационга катлаулы углеводлардан арпа, карабодай, борай ярмалары кертү дә файдага булыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре