Уразага бәйле 2 сорауга җавап

"Мәрҗани" мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев укучыларыбызның уразага бәйле соравына җавап бирә.

- Ифтарга чакырулы идем. Бармый калу ярыймы?

- Ифтарга чакырган җиргә бару ихтыяри. Фарыз гамәл түгел. Мөстәхәб гамәл санала. Ягъни, киңәш ителә. Бармауның гөнаһы юк.

- Ифтарга ураза тотмаган килеш барып утырырга әллә ничек... Ә бармаска ярыймы?

- Бара алсагыз, барырга кирәк. Ураза тотмасагыз да, бару хәерле. Коръән тыңлап, дога кылып кайтырсыз, бик күркәм гамәл булыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре