Җырчылар Илдар һәм Гүзәл гаиләсендә бүген чын туй. 20 ел элек гаилә коруларын алар шулай уздырырга ниятләгән. Бу хакта Уразова үзенең аккаунтында хәбәр итте.
"Гүзәл съемкага әзерләнә дип карыйсыздыр, дуслар. Сез ялгышасыз. Бу съемка түгел. Мин чын туйга әзерләнәм. Дулкынландыргыч мизгелләр... Сезне алда бик күп сюрпризлар көтә әле - яңа җырыбыз да чыгачак һәм без Илдар белән өйләнешәчәкбез. 20 ел элек 6 август көнне, ул әле җомга да түгел иде - пәнҗешәмбе көнне өйләнештек без. Бик эссе иде. Туйга әезрләнгән атнада 35-40 градус торды. Миңа чәчәкне озак итеп сайлап китергәннәр иде. Килгәнче кибә дә башлаган иде" дип искә ала ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез