Чамадан тыш эсселек һәм озакка сузылган корылык. Быел җәен шул сәбәпле урманнар тирәсендә янгыннар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 3 тапкыр арткан.
Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, ел башыннан республика «үпкә»ләре белән чиктәш урыннарда 830 янгын очрагы, 985 термик нокта (әйтик, чүп, басуда камыл яну шуңа керә) теркәлгән.
Министр искә төшереп узганча, май азагында Әлмәт районы урманында 0,5 гектар мәйданда янгын булган. Ут, каты калдыклар полигонында чыгып, агачларга күчкән. Әле ярый янгынны тиз генә сүндерүгә ирешелгән.
Шунысы игътибарга лаек: узган елда урман янгыннары гомумән булмаган. Ә менә 2021 елда 19 янгын очрагы теркәлгән (барлыгы 210 гектар мәйданда).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез