«Гаризалар турыдан-туры ведомствода, Күпфункцияле үзәк, Россия бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша кабул ителде», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Аның мәгълүматларына караганда, мөрәҗәгатьләр саны 2024 ел дәрәҗәсендә булган.
«Без электрон форматта җибәрелгән мөрәҗәгатьләр саны артуын күзәтәбез. Бу цифрлы сервисларның нәтиҗәле эшләве турында сөйли. Электрон формат хезмәтләр алу процессын тизләтергә һәм министрлык белән элемтәне уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Зарипов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез