Газетага язылу

Урманга барганда этне ни өчен муенчак белән генә алып барырга кирәклеген аңлаттылар

Этне муенчаксыз гына урманга алу куркыныч, ул аюга ташланырга һәм ерткычны үз хуҗасы янына китерергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новостига "Приморье урманчылыгы" Кавалеровск филиалы директоры Артем Колесник сөйләгән.
"Иң куркыныч сценарийларның берсе — үзең белән урманга муенчаксыз гына эт алу. Урманда иркенләп йөгереп йөрүче эт, аю барлыгын сизгәндә беренче эш итеп, өрә-өрә җәнлеккә ташланачак. Ярсыган ерткыч аның өстенә ташлангач, эт куркудан хуҗасы янына йөгерә. Шуңа күрә эт белән урманга (гөмбә, җиләккә) барганда төп кагыйдә: эт муенчаклы булырга тиеш", — дигән Колесник. Мондый очракларда этләр һәрвакыт диярлек аюны үз хуҗалары янына "китерә" дип билгеләп үтә ул.
Әңгәмәдәш шулай ук эт белән аю бер-берсенә ташланган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
"Эткә ярдәм итәргә тырышып, хайваннарны аерырга ярамый. Бердәнбер дөрес адым – ерткычны куркыту. Кычкырырга, шауларга, фальшфейер кабызырга һәм куркынычсыз урынга чигенергә", — дигән ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре