Урманга себеркегә киткән 83 яшьлек бабай югалган

Кичә кич Башкортстанның Ишембай районында яшәүче  ир-ат урманга себеркегә киткән  җирдән кире кайтмаган. Бу хакта bashinform.ru хәбәр итә.

Әлегә билгеле булганча, 83 яшьлек бабай кичке сәгать тугызлар тирәсендә  урманга киткән. Бүген иртәнге алтыга кадәр ул табылмаган. 6.25тә  МЧС коткаручылары  эзләү-коткару эшләрен башлаган. Эзләү әле дә дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре