Урманнарында янгын куркынычы югары булганлыктан кисәтү игълан ителде

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын куркынычы булу турында кисәтә.

«2025 елның 8-17 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары дип бәяләнә (4 класс)», - диелә хәбәрдә.

Әлеге вакыт аралыгында ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үләне кипкән урыннарда, агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык уттан файдалану катгый тыела.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре