Казан Кремлендә очрашу, күпмилләтле Татарстан казанышларына югары бәя һәм литургия. Республикага Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Чарада Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин да катнашты.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан рухиятне үстерүдә һәм дини мирасны саклауда зур нәтиҗәләргә иреште. Мәгариф, мәдәният һәм социаль хезмәт өлкәсендә уртак проектлар тормышка ашырыла. «Православие җәмәгатьчелеге һәм республиканың мөселман өммәте арасында күп яклы хезмәттәшлек ил күләмендә үрнәк булып тора. Моңа рухи лидерлар катнашындагы даими чаралар һәм очрашулар, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышлары ярдәм итә. Без бөтен җирдә дә бербөтен булып чыгыш ясыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы искәрткәнчә, уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе – изге урыннарны торгызу. Аерым алганда, тиздән Казан Богородица монастыре комплексын торгызу эше тәмамланачак. «Аның тарихи йөзен торгызу – безнең уртак рухи бурычыбыз. Казан Изге Ана иконасы соборына нигез салуда һәм аны изгеләндерүдә катнашуыгызны барыбыз да хәтерлибез. Бүген без бөтен Богородицакомплексының ничек торгызылуын күрәбез. Казандагы иң борынгыларның берсе булган НиколаТульскийның борынгы гыйбадәтханәсе, монастырь корпуслары торгызыла», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Патриархка Казанга килгәне өчен рәхмәт белдерде. «Хезмәттәшлегебезнеңдәвам итүенә чын күңелдән өметләнәм. Безнең уртак эшчәнлек киләчәктә дә шундый ук уңыш китерсен», – диде ул.
Патриарх Кирилл республикада яшәүче мөселманнар һәм православие динендәгеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булуын билгеләп үтте. «Сез зур Россия һәм элеккеге Советлар Союзының барлык илләре өчен үрнәк булып торасыз. Сезгә, Татарстан Хөкүмәтенә һәм ислам руханиларына рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Биредә үк Патриарх Татарстан Дәүләт КиңәшчесеМинтимер Шәймиев белән дә очрашты. Әңгәмә барышында ул Минтимер Шәймиевнең милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек теләде.
Рөстәм Миңнехановка бүләк тә бар. ПатриархКирилл Татарстан Рәисенә Рус православие чиркәвенең беренче дәрәҗә Дан һәм намус орденын тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда православие төбәк җитәкчелеге тарафыннан көчле ярдәмгә һәм мөселманнар тарафыннан яхшы мөнәсәбәткә ия. «Бу – багланышларның һәм хезмәттәшлекнең бик кыйммәтле тәҗрибәсе. Ул сәясәт белән генә билгеләнми, бәлки, безнең традицияләрдән, диннәрдән, шулай ук ата-бабаларыбызның яхшы үрнәгеннән килә. Татарстан үрнәге бик мөһим», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве башлыгына югары бүләк өчен рәхмәт белдерде. «Аны бөтен күпмилләтле Татарстан казанышларына югары бәя буларак кабул итәм. Без сезнең «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караштөркеме утырышында катнашуыгызны һәмдөньяны православие христианлыгы беләнисламның үзара хезмәттәшлеге саклап кала ала дигән сүзләрегезне искә төшерәбез. Бүген бу сүзләрлозунг кебек яңгырый. Бу чыннан да шулай. Илебезһәм республикабыз мисалында без барлыкмилләтләрнең тату һәм дус яшәвен күрәбез», – дидеТатарстан Рәисе.
Беренче дәрәҗә Дан һәм намус ордены – Рус православие чиркәвенең иң сирәк бирелә торганорденнарының берсе. Казан соборында Казан Мәрьям Ана иконасы пәйда булу көне уңаеннанлитургия дә узды. Гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде. Иртән Татарстан башкаласындатрадицион тәре йөреше булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез