– Беренче тур сентябрь аенда башланган иде. Анда 600 дән артык студент катнашты. Алар читтән торып татар теле һәм әдәбиятыннан тестларга җавап бирде. Ә икенче тур 13–14 ноябрьдә узачак. Монысында инде алар комиссия каршында үз проектларын яклаячаклар. Проектлар “Минем булачак һөнәрем”, “Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эшчәнлегем” дип атала. Олимпиада ике категория өчен үткәрелә. Татар телен туган тел буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр катнаша, – дип белдерде КФУ мөгаллимәсе Эльвира Динмөхәммәтова.
Беренче урын алучыларга – 50, икенче урынга – 40, өченче урынга 30 мең сум акча биреләчәк. Кызыклы проектларны тәкъдим итүчеләр дә читтә калмаячак. Алар “Иң яхшы сүз остасы”, “Татар әдәбиятын иң яхшы белүче”, “Сөйләмендә сурәтләү чараларын оста кулланучы”, “Темага фәлсәфи якын килүче”, “Һөнәри лексиканы татар телендә иң яхшы белүче” номинацияләрендә белемен сынаячак. Әлеге номинантлар өчен 20 шәр мең сум акча каралган.
Иң актив уку йортларын да атадылар. Алар – Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Казан педагогика көллиятләре. Моннан тыш, Әлмәтнең һөнәри уку йорты, Чаллының политехник, Балык Бистәсе техникумы, Буа медицина һәм ветеринария көллиятләре, Казанның икътисад техникумы.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, олимпиадада җиңү вузларга укырга кергәндә өстәмә баллар бирми. Моның өчен федераль олимпиада исемлегенә керергә кирәк. “Беренче мәртәбә генә уздырып, аңа кереп булмый. Бу исемлеккә Толстой исемендәге конференция, быел беренче тапкыр” Милли хәзинә” дип аталган бәйге кертелде. Ике елдан без дә керә алырбыз дип өметләнәбез”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез