Үсмер кыз 14 яшьлек егетне пычак белән кадап үтергән

Братскида бер үсмер кыз мәктәп укучысына пычак белән кадаган. Бу хакта РИА Новости Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Драма театры янында уйнап йөргәндә, 16 яшьлек кыз белән 14 яшьлек малай арасында тавыш чыккан. Ул пычак уйнату белән тәмамланган. Шаһитлар шундук медикларны чакырткан, әмма яраланган малайның гомерен саклап калуга ирешелмәгән.
Кыз җинаять урыныннан тиз генә табан ялтыратмакчы булган, әмма бик тиз табылып, тоткарланган. Хәзер аңа карата җәза чарасы куллану турындагы мәсьәлә хәл ителә. Үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Пычаклы кызның балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлегендә учета торуы мәгълүм. Моңа кадәр ул урлаган өчен җинаять җаваплылыга тартылган булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

үлем

Көн хәбәре