Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Тикшерү комитеты Екатеринбургта сәүдә үзәге парковкасында бер кызны кыйнау очрагыннан соң хулиганлык турында җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Хокук саклау органнарына сәүдә үзәге парковкасында берничә үсмернең бер кызны кыйнаулары һәм үзләренең кыланмышларын видеога төшерүләре турында хәбәр килгән.
Хәзер зыян күрүченең сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян китерелүе билгеләнә. Шулай ук килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез