Россиядә үсмерләр хезмәтенә ихтыяҗ арткан: эш бирүчеләр аларга белгечләр кеременә бәрабәр хезмәт хакы тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта “РИА Новости” Россия студентлар отрядларының матбугат хезмәте уздырган сораштырулар нәтиҗәләренә таянып яза.
Hh.ru мәгълүматларына караганда, быел үсмерләр өчен вакансияләр саны – ике тапкырдан күпкә, ә хезмәт хакы, 2024 елның гыйнварындагы белән чагыштырганда, 30 мең сумга арткан. Эш графигына карап, хезмәт хакы аена 35-87 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.
Студентлар отрядларының күзәтчелек советы рәисе Михаил Киселев билгеләп үткәнчә, кадрларга кытлык булу сәбәпле, компанияләр үсмерләрне бик теләп эшкә ала. Әмма аның әйтүенчә, иминлек нормаларын һәм хезмәт законнарын үтәү иң әһәмиятле мәсьәлә булып кала.
Студентлар отрядларының матбугат хезмәтендә искәртеп үтелгәнчә, үсмерләр өчен эш атнасы чикләнгән: 16 яше тулмаганнар – 24 сәгатькә кадәр, 16-18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар атнасына 35 сәгатькә кадәр эшләргә мөмкин.
Hh.ru мәгълүматларына караганда, соңгы ике айда 14-17 яшьлек 82 меңнән артыграк үсмер эш эзләгән. Бу яшьләрнең эшкә урнашуга карата зур кызыксыну күрсәтүен раслый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез