“Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада, бөтен ил күләмендәге кебек үк, электр энергиясе өчен дифференцацияләнгән, ягъни куллану күләменә карап баскычлап билгеләнгән тарифлар гамәлгә керәчәк. Күпме яксаң – шул кадәр түлисең”, – диде ул.
Рифнур Сөләйманов әйтүенчә, электр энергиясен куллану күләмен өчкә бүлгәннәр. “Иң түбәне – аена 3,9 мең кВт сәгать тәшкил итә. Моннан да күбрәк ут тотсаң, кыйммәтрәк тариф буенча түлисе. Әмма кулланучыларның 99,9 проценты аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясе сарыф итми. Шуңа күрә алар өчен тариф гадәттәгечә калачак. Шәхси счетларны алып карасак, бүген уртача айлык куллану күрсәткече 203 кВт сәгать тәшкил итә. Тагын да тәгаенрәк итеп әйтсәк, күпфатирлы йортларда бу – аена 113 кВт сәгать, шәхси йортларда – 244 кВт сәгать”, – диде ул.
Рифнур Сөләйманов сүзләренә караганда, аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясен сарыф итүче 2 меңләп шәхси счет бар. Алар өчен гыйнвардан түләү 2дән алып 50 процентка кадәр артачак. Мондый кулланучылар күбрәк Казан шәһәрендә, Биектау, Лаеш, Түбән Камаа һәм Тукай районнарында яши.
“Яңа тәртип электр энергиясен сакчыл кулланырга өйрәнү, шулай ук, көнкүреш өчен дип билгеләнгән тарифлардан коммерцияле максталарда кулланучыларга чик кую өчен кирәк. Сүз шул ук кибетләр, автосервизлар, криптовалюта белән шөгыльләнүчеләр турында бара. Республикада электр энергиясеннән намуссыз куллану проблемасы бар. Югыйсә, шәхси торак йортта аена 10 мең кВт сәгать электр энергиясе сарыф итүне ничек аңлатырга мөмкин? Ниндидер җиһазлар тоташтыралар, әлбәттә. Алга таба мондый эшкуарлар күләгәдән чыгарга мәҗбүр булачак”, – диде Рифнур Сөләйманов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез