Катлаулы тормышыбызда батырлыкка урын һәрвакыт түрдән. Россия күләмендә уздырылган «Батырлык йолдызлыгы» фестивале җиңүчеләрен бүләкләгәндә әйтелгән сүзләр бу. Кеше гомерләрен коткаручылар һәм куркынычсызлык тәэмин итүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков котлады.
Тантаналы чара МЧС хезмәткәрләре өчен сөенечле вакыйгадан башланды. Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы бүлегенә 10 янгын сүндерү машинасы һәм коткару техникасы, янгын сүндерү буенча 14 мобиль постка сертификатлар тапшырды.
Александр Куренков сүзләренчә, илнең батыр егет-кызларын нәкъ менә Казанда котлау очраклы хәл түгел.
– Әлеге фестиваль инде 14 ел рәттән дистәләгән мең кешене берләштерә, төрле хәлләрдә батырлык күрсәткән осталарны җыя. Фестивалебезнең геройлары – гадәттән тыш хәлләр белән эшләүче төрле һөнәр ияләре. Алар, ел дәвамында үз юнәлешләрендә иң яхшысы булып танылу өчен,гаять зур көч түкте. Фестиваль киләчәктә дә җәмгыятькә батырлык, кыюлык, үз эшеңә мәхәббәт һәм тугрылык идеяләрен таратыр, колачларын тагын да киңрәк җәяр, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим рольләрнең берсен башкарыр дип ышанам, – диде ул. – Җиңүчеләрне бай тарихлы, заман белән бергә атлый торган Казан шәһәрендә бүләкләвебез очраклы түгел. Татарстан – берничә буын геройларның, талантлы гаскәр башлыкларының туган җире ул.
Мәскәүдән килгән кунакның сүзен Татарстан Президенты дәвам иттерде.
– Әлеге фестиваль чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әйләнде, дисәм, һич арттыру булмас. Ел саен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының елъязмасы батырлык кыйссалары, яңа буын геройларының исемнәре белән байый. Алар – үзләрен кызганмыйча, гомерләренә куркыныч янаганда да башкаларга ярдәмгә ашкынучылар. Бүген без Россиянең иң яхшы МЧС хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Катлаулы тормышыбызда батырлыкка, мәрхәмәткә, үзара ярдәмгә урын һәрвакыт түрдән. Һәркайсыгыз – үз иленең чын патриоты. Хезмәтегез һәм йөрәгегез кушканга, Ватан хакына һәм кешеләр гомере өчен көрәшәсез. Бу хезмәтегез өчен сез зур ихтирамга лаек, – дидеРөстәм Миңнеханов.
Алда әйтелгән сүзләрне уттан курыкмаучы батырлар үзләре дә куәтләде. МЧСның Алтай крае буенча баш идарәсенең янгын сүндерү бүлеге мастеры – «Батырлык йолдызлыгы» фестивалендә «Иң яхшы янгын сүндерүче» номинациясендә җиңү яулаган Алексей Петров үз һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде.
– Безнең эштәге төп кагыйдәләрнең берсе – үз-үзеңне корбан итү. Без барыбыз да, башкаларны коткарганда, үз гомерләребезне куркыныч астына куюыбызны яхшы аңлыйбыз. Янгын сүндерү – күмәк эш. Монда һәркем үзе өчен генә түгел, иптәшенең тормышы өчен дә җаваплы. Билгеле, курыккан чаклар да була. Ләкин тыныч вакытта без тик утырмыйбыз: шөгыльләнәбез, камилләшәбез, янгынга рухи яктан да, физик яктан да әзерләнәбез, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез