Газетага язылу

Үтерелгән Россия криптобизнесмены белән аның хатынының калдыкларын чүлдә тапканнар

Россия криптобизнесмены Роман Новак һәм аның хатыны Аннаның гәүдәләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге чүлдә табылган.

Бу хакта РИА Новости хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итә. Калдыклары ике атна элек табылган.

Әлеге пар Дубайда яшәгән. Ир-ат криптовалюта бизнесы белән шөгыльләнгән, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат буенча, ул мошенниклык схемалары белән бәйле булырга мөмкин. Алар 2 октябрьдә юкка чыга. Шәхси машина йөртүчеләре ир белән хатынны күл буендагы стоянкага илткән, анда алар башка автомобильгә утырганнар һәм Хатта шәһәренә инвесторлар белән эшлекле очрашуга киткәннәр. Шуннан соң алар белән элемтә өзелгән.

Ноябрь башында Россиянең Тикшерү комитеты үтерү турында җинаять эше кузгатты. Тикшерү ир белән хатыннан криптовалюта таләп иткәннәр, ә аннары үтергәннәр һәм чүлдә җирләгәннәр дип фаразлый. Әлеге эш буенча Россиядә инде берничә шикләнелүче кулга алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре