Газетага язылу

Үтергәнен көтмәскә: табиб югары дәрәҗәдәге холестеринның беренче сигналын әйтте

Кардиолог-аритмолог Ольга Стойко югары дәрәҗәдәге холестеринның күзгә күренмәс билгеләрен санап үткән, дип яза “Российская газета”.

Аның әйтүенчә, атеросклероз, авыртмаса да, еш кына игътибардан читтә калган сәеррәк вак-төяктә  чагылыш таба. “Пациент, холестериным 8,5, әмма берни дә сизмим, дияргә мөмкин.  Ләкин ул еш туңудан, кул-аяклары салкын булудан икән, димәк, кан тамырларына куркыныч яный башлаган – артерияләрнең кысылуы сәбәпле, аяк-кулларына кан начар килә”, – дип аңлаткан табиб үзенең телеграм-каналында.

Моннан тыш, онытучанлык, игътибарсызлык (еш кына йокы туймауга яки олыгая баруга сылтап калдырыла) сагайтырга тиеш. “Чынында йокы артерияләрендәге атеросклерозның баш мие өлешләрен әкрен генә “сүндерә” башлавын аңлата бу. Төнлә балтырның көзән җыеруы, “тулышып” торган кебек булуы (шешенү түгел) да –  атеросклероз билгесе”, – дип басым ясап әйткән Ольга Стойко. Шулай ук колак шаулау, бармаклар ою, баскычтан менгәндә йөрәкнең чыгарлык булып тибүе игътибардан читтә калмаска тиеш, чөнки боларның барысы да атеросклерозга “ төртеп күрсәтә”.

Табиб билгеләп үткәнчә, холестерины югары булган кешеләрнең 80 процентында, инфаркт китереп бәргәнче,  билгеләре сизелмәскә дә мөмкин. “Аларны көтәргә ярамый, холестеринны нормага китерергә кирәк”, – дип язган табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре