• Фото: Гөлсинә Хәбибуллина

Утынны кем алып килә?

Безнең улыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Утын алып килсеннәр өчен кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән?

Алсу Шәйхуллина.

Ютазы

Зәкуан Ильясов, Ютазы районы башлыгы урынбасары:

– Махсус хәрби операция башланганнан бирле солдат гаиләләренең йөздән артык мөрәҗәгатен канәгатьләндердек. Бүгенгә 53 кешенең теләге үтәлмәде, тик без акрынлап, чират белән эшләп киләбез. Киләсе атнадан бу мәсьәләдә тагын да тырышыбрак эшли башлаячакбыз. Икенче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, тик аларга алдан гариза язучыларга биреп бетергәч кенә кайтара алачакбыз. Ярдәмне ел дәвамында күрсәтәбез.

Әгәр солдат гаиләсенә утын кирәк икән, бу сорау белән җирлек башлыгына мөрәҗәгать итә алалар. Алар үз чиратларында безгә гариза яза. Шулай ук гуманитар ярдәм җыючы волонтерларга да әйтә алалар.

****

2023 елның гыйнварында утын алып килгәннәр иде. Шуннан соң берничә тапкыр  шалтыратып карасак та, игътибар итүче булмады. Балалар инде өченче елларын Ватан сагында. Без беркемгә кирәк түгел шикелле.

Мөслимә Галәсфәрова.

Питрәч районы

Питрәч районы Башкарма комитетының матбугат хезмәте:

– Кешеләрдән андый мөрәҗәгатьләр алгалап торабыз, район булыша. Әгәр ярдәм кирәк икән, 88436730016 телефоны буенча язылып, һәр сишәмбе сәгать 14.00 дән соң район башлыгы янына килергә мөмкин. Мөслимә апа гаиләсенә килгәндә, без аларның гаиләсенә һәрдаим булышып торабыз, күптән түгел генә балаларын киендерергә дә ярдәм иттек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре