Аны төзүчеләр белән килешү төземичә рәсмиләштерергә мөмкин.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шәхси йорт төзүчеләр өчен бик кирәкле карарга кул куйган. Документ нигезендә, илдә шәхси йортны үз көчең белән төзү өчен ташламалы ипотека бирү буенча пилот проекты тормышка ашырыла башлаячак. Мондый кредит ставкасы елына 9 проценттан артмаячак, дип яза aif.ru.
Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә ипотеканың максималь күләме 12 миллион сум тәшкил итә. Калган төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – 6 миллион сум.
 Быел пилот проекты кысаларында 8 мең чамасы кредит бирү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез