Депутатлар Дәүләт Думасына үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына СВОдагы башка хәрбиләрнең балаларыныкы кебек үк ташламаларга хокук биргән закон проектын кертергә ниятли. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов сүзләренә таянып яза.
Депутат билгеләп үткәнчә, бу башлангыч закондагы кимчелекне юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Шуның аркасында, Оборона министрлыгы белән контракт төземичә, үз ихтыяры белән СВОга киткән хәрбиләрнең балалары мәгариф өлкәсендә – вузларга кергәндә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм лагерьларга кабул ителгәндә ташламалардан файдалана алмаган.
Башлангычка исә гражданнарны шәхсән кабул итү этәргеч биргән. Мироновка 2022 елда Артемовск шәһәрен азат иткәндә һәлак булган “вагнерчының” тол хатыны мөрәҗәгать иткән. Хәрби үзе, Батырлык ордены белән бүләкләнеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы статусы алган булуга карамастан, балалары мәгариф өлкәсендә ташламалардан файдалана алмаган.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез