Үз-үзеңне саклауның барлык ысулларын рөхсәт итәргә ниятлиләр

Дәүләт Думасында торакка законсыз үтеп керүчеләрдән үзеңне һәм якыннарыңны теләсә кайсы ысул белән саклауны рөхсәт итәрдәй закон проектын кабул итү планлаштырыла.

Россиядә яшәүчеләргә өйләренә үтеп кергән җинаятьчеләрдән үзеңне һәм якыннарыңны саклау буенча теләсә кайсы ысул куллануга “яшел ут” бирергә кирәк. Дәүләт Думасы депутатлары ил Хөкүмәтен һәм Югары судны шундый закон проекты белән таныштырган.
Документтан күренгәнчә, закон проекты кабул ителгән очракта, кешеләр торакка рөхсәтсез үтеп керүчеләрдән, үзләре ничек тели, шулай саклана алачаклар. Тәкъдим авторлары фикеренчә, торакка кагылгысызлык хокукы кешенең иң мөһим конституцион хокукы булып тора.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлегә кешеләр үз-үзеңне саклау буенча билгеле бер чикләүләргә ия. Җинаятьчедән ничегрәк сакланырга икәнен башта әйбәтләп уйларга кирәк. Гәрчә җинаятьчеләр һөҗүм иткәндә бу хакта уйламаса да.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре