Россия Үзәк банкы төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә калдырган. Бу хакта банк сайтында хәбәр ителә.
Үзәк банкның Директорлар советы әгъзалары билгеләп үткәнчә, инфляция басымы кимегән, әмма барыбер югары дәрәҗәдә сакланып кала. Эчке ихтыяҗ, элеккечә үк, товар тәкъдименә караганда, тизрәк үсә. Әмма кредит алучылар кими, шул ук вакытта кешенең акча җыю активлыгы арта.
Банк отчетында билгеләп үтелгәнчә, инфляцияне киметү өчен киләсе елда Үзәк банкка катгый акча-кредит сәясәтен дәвам итәргә туры киләчәк. Инфляцияне “йөгәнләп” булмаса, Россия банкы төп ставканы арттырырга да мөмкин.
Үзәк банкта билгеләп үтелгәнчә, быел еллык инфляциянең 7-8 процентка кадәр кимүе бар, ә 2026 елда аны 4 процентка калдыру күздә тотыла.
Үзәк банкның төп ставка буенча киләсе утырышы 25 апрельдә үткәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез