Россия Үзәк банкы бүгенге утырышында төп ставканы берьюлы өч пунктка киметеп, 14 процентка калдырган. Бу хакта банк сайтында хәбәр ителә.
28 нче февральдә, кинәт кенә арттырылганнан соң, төп ставканың рәттән икенче тапкыр кимүе инде бу. Ул чагында, Россиягә каршы берничә санкцияләр йогынтысында сум курсы бик нык төшкәч, банк төп ставканы 20 процентка җиткерде. Ягъни ставка берьюлы 10,5 пунктка артты.
Үзәк банк һәм финанс органнарының шуннан соңгы гамәлләре, аерым алганда, чит ил валютасын чыгаруны чикләү, экспортерларга керемнәренең 80 процентын сату бурычын кую, шулай ук санкцияләр аркасында эчке базарда валютага ихтыяҗ кимү, чит ил компанияләренең Россиядән китүе сумның ныгуына китерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез