Үзәк Банк төп ставканы 18 процентка кадәр төшерде

"Россия Банкының Директорлар советы 2025 елның 25 июлендә төп ставканы 200 база пунктына, еллык 18,00 процентка кадәр киметү турында карар кабул итте", - дип белдерде утырыш нәтиҗәләре буенча регулятор.

Төп ставка – Үзәк Банк коммерция банкларына кредитлар бирә һәм алардан депозитларга акча кабул итә торган минималь процент. Аның күләме инфляциягә йогынты ясый. Регулятор ставканы күтәргәндә, икътисадта акчалар кыйммәтләнә — халык һәм бизнес өчен кредитлар һәм депозитлар буенча банк ставкалары үсә. Акча сарыф итү һәм кредитлар алуга караганда, кертемнәрне ачу һәм саклап калу отышлырак була. Товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими, бәяләр акрынрак үсә башлый, инфляция акрыная.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре