Үзәк банк, төп ставканы киметеп, 17 процентка калдырган

Россия Банкының Директорлар советы бүгенге утырышында төп ставканы киметү – 18 дән 17 процентка калдыру турында карар кабул иткән. Бу хакта Үзәк банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә билгеләп үткәнчә, бүгенге бәяләр үсеше сизелерлек үзгәрмәгән, асылда – бер елга 4 проценттан күбрәк дәрәҗәдә. Шул ук вакытта икътисад баланслы үсеш юлына кире кайтуын дәвам итә. Соңгы айларда кредит алучылар арткан.

Үзәк Банк белгечләре сүзләренә караганда, алга таба төп ставка буенча карарлар инфляциянең ни дәрәҗәдә акрынаюына бәйле рәвештә кабул ителәчәк.

Фаразлар буенча быел инфляция күрсәткече 6,0-7,0 тәшкил итәчәк. 2026 елда исә максатчан күрсәткечкә – 4 процентка әйләнеп кайтачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре