Үзәк Банкның иртәгә – 14 февральдәге утырышы агымдагы елда беренче һәм төп утырышка әйләнәчәк. Анда фаразлар, шул исәптән төп ставканың уртача күрсәткече фаразы яңартылачак. Бу хакта “Татар-информ” “Финам” макроикътисадый анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая сүзләренә таянып яза.
“Безнең фикеребезчә, ставка бүгенге 21 процент дәрәҗәсендә калыр шикелле. Аны 22-23 процентка кадәр күтәрү ихтималы да юк түгел, ләкин хәзер түгел”, – дип сөйләп үткән белгеч.
“Финам” белгечләре фаразына караганда, 21% – төп ставканың иң югары күрсәткече. Аның төшү ихтимал, ләкин 2025 елның урталарыннан соң гына. Ел азагына төп ставканың 17-18 процентка кадәр төшүе бер.
“Төп ставканың төшүе өчен инфляциянең тотрыклы төстә акрынаюы кирәк”, – дип аңлатып үткән Беленькая.
Белгеч һәм аның коллегалары фикеренчә, кредит алучыларның азаюы, ел башыннан бирле сумның ныгуы, атналык инфляциянең акрынаюы хәзерге вакытта төп ставканы күтәрүнең таләп ителмәве турында сөйли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез