Газетага язылу

Үзәк Банкның төп ставканы күпмегә төшерә алуын әйттеләр

Үзәк Банк апрель аенда төп ставканы 0,5 процентка киметеп, 14,5 процент дәрәҗәсендә калдырырга мөмкин. Бу хакта «Известия» белгечләр фикеренә таянып яза. Ләкин кайбер экспертлар ставканың 15 процент дәрәҗәсендә саклану ихтималын да искәрткән.

Совкомбанк белгече Михаил Васильев әйтүенчә, килеп туган шартлар Үзәк Банкка төп ставканы киметү мөмкинлеге бирә. «Инфляция – ә Үзәк Банк ставканы билгеләгәндә иң элек шуңа таяна – беренче кварталда фаразның түбәнге чигендә булды», – дигән ул. Үзәк Банк беренче кварталда инфляциянең 5,8–6,8% булачагын көтсә, Росстат мартта бу күрсәткечнең 5,9% тәшкил итүен белдергән.

Газпромбанкның баш икътисадчысы Павел Бирюков рубльнең ныгуының да Үзәк Банк карарында уңай чагылыш табачагына ышанычын белдергән. Аның әйтүенчә, доллар курсы 75 сумга кадәр төшкән. Экспорттан керем үскән бер мәлдә, аның әле тагын да түбәнгәрәк тәгәрәве бар.

Шул ук вакытта хезмәт базары буенча мәгълүматлар төп ставканың кимүенә аяк чалырга мөмкин. Бирюков аңлатып үткәнчә, МРОТ үсү сәбәпле, гыйнвар аенда хезмәт хаклары артты. Хезмәт хакы арта башласа, кешеләр акчаны күбрәк тота, бу исә бәя үсүгә йогынты ясый. Белгеч билгеләп үткәнчә, бәяләр артуны  көткән халык тизрәк товар алып калырга тырыша, бу исә аның кыйммәтләнүенә китерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре