Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә илкүләм агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, космик мониторинг инструментларын кулланып метеорология вазгыятен анализлау карның рекордлы күрсәткечкә җитүен күрсәтә, бу көзге культуралар өчен куркыныч тудыра.
Корней Биждов билгеләп үткәчш, 6 мартка Үзәк федераль округта кар катламының иң югары дәрәҗәгә – 60-80 сантиметрга җитүе Калуга, Тула һәм Орел өлкәләрендә күзәтелә. Владимир, Иваново һәм Рязань өлкәләрендә карның калынлыгы якынча 50-60 сантиметр тәшкил итә.
Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә тагын да югарырак күрсәткечләр булуы ачыкланган.Түбән Новгород өлкәсендә кар капламы якынча 70 сантиметрга җитә, ә Чувашия Республикасында, Марий Эл Республикасында, Удмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә урыны белән 90 сантиметрга кадәр җиткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез