Газетага язылу

Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советының яңа әгъзаларына дипломнар тапшырылды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советының яңа әгъзаларына оешманың чираттагы утырышында тантаналы рәвештә дипломнар тапшырдылар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Җыелыш Казан IT-паркында узды, ул югары һәм урта һөнәри белем бирү системасында коррупциягә каршы торуның заманча инструментларына багышланган иде.

Доклад белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппараты консультанты Искәндәр Әхмәдиев чыгыш ясады. Ул вузларда һәм ссузларда коррупция күренешләрен профилактикалауның гамәлдәге механизмнарына җентекләп тукталды, студентларның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм иҗтимагый контроль институтын үстерү зарурлыгына басым ясады.

Очрашуда катнашучылар фикер алыштылар һәм Татарстан мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы эшне көчәйтү буенча конкрет адымнар тәкъдим иттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре