Үзәк сайлау комиссиясенә мәгълүмати ачыклык өчен рәхмәт белдерелде

Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле- һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын җирәбә ысулы белән бүлү булды. Чарада «Татмедиа» ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова да чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Беренче чиратта без Үзәк сайлау комиссиясенә мәгълүмати ачыклык өчен рәхмәтле. Комиссиянең бу ягын һәр сайлау кампаниясендә билгеләп була. Еллар дәвамында булдырылган модельгә өстәп, быел яңа планка ясалды. Кремль яны яр буенда «Сайлау ноктасы» дигән үзәк эшли башлады. Анда бөтен татарстанлыларга сайлауларга әзерлек процессын сөйлиләр», – диде ул.

Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов («Россия пенсионерларының социаль гаделлек өчен партиясе»), Хафиз Миргалимов (КПРФ) тапшырган иде.

«Без бүген бик кызыклы стадиягә — сайлау алды агитациясе стадиясенә керәбез. Әлбәттә, агитация чараларында, телевизион дебатларда барыбызның да бер-беребезгә хөрмәт күрсәтүен сорыйбыз. Без шулай булыр дип ышанабыз. Уңышлар телибез», — дип ассызыклады Диана Василова.

  • Татарстанда бердәм тавыш бирү көне буларак билгеләнгән 14 сентябрьдә — ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18 Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7:00 башлап 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре