Үзбәкстан башлыгы Шәүкәт Мирзиёев Казанда Владимир Путин белән очрашачак

Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанга килә. Татарстан башкаласында ул «Киләчәк уеннары»ның ачылу тантанасында катнаша. Бу хакта Үзбәкстан башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Владимир Путин белән Шәүкәт Мирзиёев икеяклы очрашуда ике арадагы килешүләрнең үтәлеше һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Президенты Владимир Путин Владиимр Путин Россия Президенты

Көн хәбәре