Үзбәкстан дизайнерлары Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга тели

Үзбәкстан дизайнерлары Россия, шул исәптән, Татарстандагы хезмәттәшләре белән элемтәләрне ныгытырга тели. Бу хакта унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданында узган матбугат очрашуында әйттеләр.

Үзбәкстанның «Узтекстильпром» ассоциациясенең мода индустриясен үстерү бүлеге җитәкчесе Камола Гулямова әйтүенчә, бүген кием-салым җитештерүчеләр, дизайнерлар Made in Uzbekistan брендын булдыру юнәлешендә эшли. «Үзбәкстанны Россия, шул исәптән, Татарстандагы хезмәттәшләр белән элемтәләрне ныгыту кызыксындыра», – диде ул.

Камола Гулямова әйтүенчә, мода индустриясе илнең зур үсеш алган тармакларыннан берсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре