Бүген Җиңү паркында Казан шәһәре Дан мемориалы колоннадасы янында Үзбәкстан Республикасы парламенты делегациясе һәм Россия Федерациясе сенаторлары катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казан РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы, юбилей, утырышларында катнашучыларны каршы ала. РФ ФС Федерация Советы делегациясен Россия Федерациясе сенаторы, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Ильяс Умаханов җитәкли. Үзбәкстан Республикасы парламент делегациясен – Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев.
«Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хәрәкәттәге армия өчен резервлар әзерләгән, 700 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алынган. Аларның 360 меңгә якыны (һәр икенчесе) яу кырында һәлак булган. Аларның исемнәре 27 томлык Хәтер китабына кертелгән, китапның максаты – татарстанлыларның батырлыкларын мәңгеләштерү», – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.
Чәчәкләр салганнан соң кунаклар Җиңү паркы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалда Татарстан АССРның Бөек Ватан сугышы чорында бүләкләнгән шәхесләре – Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары турында мәгълүмат белән таныштылар.
Делегатлар шулай ук Җиңү стеласын, хәрби техника күргәзмәсен һәм Татарстанда иң биек флагштокны – Җиңү Байрагының зурайтылган күчермәсен карадылар.
Хәзерге вакытта республика Дәүләт Советында Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе утырышы уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез