Үзебездә җитештерелгән вакцина белән яман шештән интегүчеләрне дәвалый башлаячаклар

Галимнәр бер ай ярым эчендә үзебездә җитештерелгән мРНК-вакцина белән яман шештән интегүчеләрне дәвалый башлаячак.

Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург әйтүенчә, вакцина җитештерүгә рөхсәт алу өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына барлык документлар юлланган. Белгеч сүзләренә караганда, үз ихтыяры белән дәваланырга теләүчеләр төркеме дә тупланган.

Яман шештән вакцинаны Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү онкология институты һәм Блохин исемендәге онкология фәнни-медицина тикшеренү үзәге берлектә уйлап тапканнар. Ул һәр сырхау өчен аерым ясала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре