Үзебездә кыздыралар: Татарстанда фри бәрәңгесен әзерли торган беренче завод ачылды

Татарстанда фри бәрәңгесен әзерли торган беренче завод ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, үзебезнең министр Марат Җәббаров катнашты.

Хәзерге вакытта «Чистополье» холдинг компаниясе» җәмгыяте 2 мең гектарда «икенче икмәк» үстерә. Узган ел белән чагыштырганда, игү мәйданнарын өч тапкыр арттырганнар. Моңа кадәр алар бәрәңгене эшкәртү өчен башка заводларга җибәргән һәм саткан булсалар, быелдан үзләрендә эшкәртәчәкләр.

«Чиста фри» заводын узган ел төзи башладылар. Биредә елына 40 мең тонна бәрәңге эшкәртеләчәк. Әлегә фри бәрәңгесен әзерлиләр. Киләчәктә аның «авылча» итеп кыздырылганын да җитештерәчәкләр. Чистай бәрәңгесен исеме дөньяга билгеле кафеларда авыз итәргә һәм кибетләрдә сатып алырга мөмкин булачак. Яңа сафка баскан завод 167 кешегә хезмәт урыны тәкъдим итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов холдингның игенчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм мелиорация өлкәсендә иң заманча һәм инновацион оешма булуын әйтте.

– Бу юнәлешләр буенча уңай нәтиҗәләр күрсәттегез. Сезгә яхшы эшләр телим. Барлык проектларыгыз да республика җитәкчелеге тарафыннан хупланачак, – диде ул.

Оксана Лут заводның азык-төлек сәнәгатенең икътисадый әһәмиятле объект булуын ассызыклады.

– Быел бәрәңге мулдан булачак. Илдә 7,5–6 млн тонна чамасы уңыш җыеп алырга планлаштырабыз. Узган ел без 7,3 млн тонна бәрәңге үстергән идек. Былтыр бәрәңге эшкәртү базары 10 процентка артып, эшкәртүчеләрнең ихтыяҗы зур булгач, язын бәрәңгегә кытлык булды, – диде министр. – Фри бәрәңгесе дә популяр, шуңа күрә Татарстанда мондый предприятие төзү – мөһим этап. Республика бәрәңге җитештерү буенча Россиядә икенче урында тора. Без киләчәктә дә бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез. Якын киләчәктә бәрәңге эшкәртү буенча яңа проектлар барлыкка килер, дип ышанам.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре