«Безне ишеттеләр!» Бу атна башында республиканың Тәтеш, Югары Ослан, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарында «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивальләре узды. Ул шул ук исемдәге республика программасы нигезендә барлыкка килде. Бәйрәмдә катнашучылар районның бүгенгесенә генә сөенеп калмыйча, иртәгәсе турында да сөйләште.
Югары Осланда узган «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестиваленә җыелган халыкны «Бердәм Россия»нең райондагы җирле бүлеге секретаре Евгений Варакин сәламләде. «Югары Осланда яңа мәктәп төзү төп проект булачак, – дип, бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде ул. – Боз сарае һәм футбол манежы төзүгә бәйле планнар да бар. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк».
Чарада катнашучылар искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» программасының уңышы – республика җитәкчелеге һәм актив татарстанлыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе ул.
– Югары Ослан – минем әби-бабаларымның туган җире, – дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты күршеләр бәйрәмендә Иҗтимагый теләктәшлек штабы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Анжела Вавилова фонды» җитәкчесе Владимир Вавилов. – Район безнең күз алдында үзгәрә. Гомумән, Татарстанда тормыш сыйфатының бик нык яхшыруын күрәбез. Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән башка мин ике хоспис төзи алыр идеммени? Без даими рәвештә ярдәм һәм кайгыртучанлык тоябыз.
Яңартылган ишегалларында яшәүчеләр дә бик канәгать. «Биш ел элек программа башлану турында ишеткәч, аның шул дәрәҗәдә булачагына бик үк ышанып та бетмәгән идек. Хакимият белән ишегалды проектлары турында фикер алыша башлагач, бу эшнең бик җитди булуын аңладык. Безне ишеттеләр һәм теләк-тәкъдимнәребезне мөмкин кадәр тормышка ашырдылар», – ди Югары Осландагы яңартылган ишегалларының берсендә яшәүче Анжелика Решетова.
Кама Тамагында узган бәйрәмдә билгеләп үтүләренчә, «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә соңгы өч елда районда 28 ишегалды рәткә китерелгән. Яңартылган мәйданнарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял урыннары барлыкка килгән. Иҗтимагый теләктәшлек күрсәтү штабы әгъзасы Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, «Безнең ишегалды» чын мәгънәсендә халык программасына әверелде. «Республикада яшәүчеләрнең катнашуыннан башка аны тормышка ашырып булмас иде. Программага нәкъ менә татарстанлылар юнәлеш бирә. Алар теге яки бу ишегалдында нәрсә күрергә теләүләрен әйтә. Нәтиҗәдә күпфатирлы йорт территорияләре бик матур булып үзгәрә. Бүген «Безнең ишегалды» программасы турында илнең башка төбәкләрендә дә беләләр», – диде ул.
Чүпрәледә узган бәйрәмдә дә республикада яшәүчеләрнең бердәмлеге, авылларда да тормыш сыйфаты яхшыру турында сөйләштеләр.
– Татарстан – авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге, инвестицион сәясәт буенча алдынгы төбәк, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүдә безгә тиңнәр юк, – диде Иҗтимагый теләктәшлек күрсәтү штабы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов. – Без балаларыбыз һәм оныкларыбызның ямьле республикада яшәвен, уку, эшләү, гаилә кору, бәхетле тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын теләр идек. Ә моның өчен сәясәттә дәвамчанлыкны сакларга кирәк.
Районнарда узган бәйрәм чараларында «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын да тапшырдылар. Игелекле күршеләр фестиваленә килүчеләргә тагын бер бүләк – «Татарстанда җәй» проекты кысасында оештырылган концерт программалары тәкъдим ителде.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра. Зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча «Безнең ишегалды»на ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез