2026 елның тугыз аенда казанлылар экомәйданчыкларга барлыгы 328,6 тонна икенчел чимал тапшырган.
«Җыю ноктасы» пунктларында 34 меңнән артык шәһәрле булган. Үткән елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, җыелган материаллар күләме 92,9% ка, ә кешеләрнең килү саны 79,6% ка арткан.
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю пунктлары көн саен 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. «Җыю нокталары»ның нәрсә кабул итүе һәм чималны ничек әзерләп тапшырырга кирәклеге хакында тулырак мәгълүматны төбәк операторы каналында белергә була.
Пунктларда икенчел чималның 35тән артык төре кабул ителә: пластик, металл, пыяла, макулатура, тетрапак, күбекле пластик эшләнмәләр, йомшак төргәкләр, электроника, кием-салым, йорт җиһазлары, җиңел автомобиль шиналары, шулай ук вак калдыклар – дару каплары, пластик карталар кабул ителә. Чеклардан тыш, кабат эшкәртү өчен газета-журналларны, башка кәгазьләрне тапшырырга була. Терекөмешле лампа, батарея, градусник ише куркыныч калдыклар кабул ителми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез