Узган атнада Татарстанда бер официантка машина бүләк иткән блогерны тоткарлаганнар

Мәскәүдә танылган блогер Әхмәд Венгалбины тоткарлаганнар. Ул юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирмәкче булган, дип яза “Татар-информ”.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәрәзәләре каралтылган “Приора” рулендәге 24 яшьлек автоблогерны Мәскәүнең Кутузов проспектында туктаткан. Ул исерек һәм “правасыз” булган.
Егет ДПС инспекторына йөз мең сум ришвәт биреп котылмакчы булган. Акчаны инспектор машинасының йөртүче урындыгы белән терсәк куя торган урын арасына шудырган.

Әмма хокук саклау хезмәткәре акчадан баш тарткан. “Вазыйфаи затка ришвәт бирү омтылышы” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге статья буенча аңа сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Блогер моннан бер атна элегрәк Татарстанга килеп, Алабугадагы бер ресторанның официантына машина бүләк иткән булган.
Әхмәд Венгалби социаль челтәрләрдә сөйләп үткәнчә, башта ул официантка биш мең сум “чәйлек” биргән. Шуннан соң егеттән иң зур күләмдәге “чәйлеге”нең суммасын сорап, өстәлгә җиңел машина ачкычын куеп чыгып киткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре